Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Сөткә бәя үсә
2013 елның 23 ноябре, шимбә
“Халыктан җыйган сөтне сөт эшкәртү предприятиеләренә 17-18 сум белән тапшырсалар да, кайбер сөт җыючылар авыл кешесенә нибары 11-12 сум гына түлиләр. Нәфеснең чиге юк. Шуңа күрә авыл апае-агае мең газап белән җитештергән сөтне мондый түбән бәядән җыюга чик куябыз. Сөт җыючылар алдына барлык авылларда да халыктан сөтне 14 сумнан да ким булмаган бәя белән сатып алу бурычын куйдык“, – диде район башлыгы Валерий Макаров киңәшмәдә
.
Халыктан сөт җыюны тәртипкә салу һәм киләчәктә районда сөт эшкәртүне үстерү максатында район җитәкчелеге элекке Әгерҗе сөт заводы базасында “ӘГЕРҖЕ СӨТЕ“ дигән яңа җәмгыять ачу инициативасы белән чыкты. Аның җитәкчесе итеп 25 яшьлек Чаллы эшмәкәре Айрат Харис улы ШӘРӘФУЛЛИН билгеләнде. Ул Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган.
Бу атнада район хакимиятендә авыл җирлекләре башлыклары һәм сөт җыючы эшмәкәрләрне “Әгерҗе сөте“ предприятиесе җитәкчесе белән таныштырдылар. Шул уңайдан сөт җыючылар алдына куелган яңа таләпләрне җиткерделәр.
– Иң беренче таләп – халыктан сөтне бүген 14 сум белән җыю. Ләкин бу чик түгел. Сезнең тарафтан “Әгерҗе сөте“нә сөт тапшыру арткан саен алар бу бәяне арттырырга вәгъдә бирәләр. Предприятиенең директоры Айрат Шәрәфуллин башта 10 көн саен, соңыннан айга ике тапкыр халык белән исәп-хисап ясап барачакларын белдерә, – диде авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин. – Шул ук вакытта сөт сатучы авыл халкына да әйтәсе сүзем бар. Сөтнең майлылыгы 3,4тән ким булмаска тиеш. Шул чагында гына сөткә 14 сум белән түләнәчәк. Моннан тыш, салым органнарында теркәлмичә сөт җыючыларга да киртә куячакбыз. Сөт җыеп, акча эшләргә телисез икән, эшмәкәр буларак теркәлү мәҗбүри, – дип дәвам итте ул.
Икенче таләп – сөт җыючылар районыбыз авылларында җыйган сөтне “Әгерҗе сөте“нә тапшырырга тиеш.
Яңа предприятиенең авыллардан сөт җыю өчен 4 машинасы бар. Алар һәр көнне иртәнге сәгать 5тә авылларга чыгып китәчәкләр. Сөт сатарга теләүчеләр булганда кече авылларга да керү мөмкинлекләре бар.
Айрат Шәрәфуллиннан киләчәккә планнары белән дә кызыксындык.
– Элекке сөт-май комбинаты бүген ташландык хәлдә диярлек. Без әлегә сөт җыеп, аның сыйфатын тикшереп, суытып Чаллыга озату белән шөгыльләнәчәкбез. Әлегә бездә 8 кеше генә эшли. Киләчәктә эш урыннары да артачак. Мәктәп-бакчаларны, хастаханәләрне сөт белән тәэмин итү дә планыбызга кергән. Ә хәзергә биредә бик күп реконструкция эшләре башкарырга, яңа җиһазлар сатып алырга кирәк әле безгә. Киләчәктә сөт ризыклары җитештереп, район халкын экологик чиста продукциябез белән тәэмин итү планы белән эшебезне башлап җибәрәбез, – диде “Әгерҗе сөте“ директоры.
Хәерле сәгатьтә булсын!
Рәмзия ЗАРИПОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз