Яңа уку елы башлану белән Дәүләт Думасы тарафыннан агымдагы елның июлендә кабул ителгән югары уку йортларында, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларында һәм фәнни оешмаларда белем алучы хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр күләмен арттыру турындагы закон үз көченә керә.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина: "Россия Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән, без булачак әниләргә ярдәм итү өчен тиешле закон кабул иттек. Балалы гаиләләрнең иминлеген арттыру - безнең төп бурычларыбызның берсе. Инициатива нигезендә, укучыларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие берничә тапкырга артачак. Иң мөһиме, югары уку йортларында, көллиятләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә һәм фәнни оешмаларда укучыларга ярдәм күрсәтеләчәк».
Документ укучылар яши торган төбәкнең хезмәткә сәләтле халкына түләүне яшәү минимумына кадәр күтәрүне күздә тота. Гаризаны йөклелек һәм бала табу буенча ялдан соң ярты ел дәвамында бирергә кирәк. Пособие отпускның бөтен чоры өчен бер мәртәбә түләнәчәк. 140 көнлек ял вакытында уртача күләме аена 19 329 сум исәбеннән 90 мең сум тәшкил итәчәк. Хәзер мондый пособие стипендия күләмендә түләнә һәм 23 мең сумнан артмый.