30 августта «безнең ишегалды»программасы буенча ремонтланган Гагарин 1 тыкрыгының 2 нче һәм М.Горький 10 нчы йортларының ишегалды территориясендә күршелек бәйрәме булды.
Ишегалды территориясе тулысынча төзекләндерелде: юл өслегенә ремонт ясалды, тротуарлар төзелде, мәйданчык төзекләндерелде, яңа эскәмияләр, урналар куелды һәм урам яктырту элементлары яңартылды.
Ремонт эшләре төгәлләнү хөрмәтенә халык өчен Ишегалды бәйрәме оештырылды, шулай ук матур традиция буенча йорт төзүчеләрне һәм активистларны билгеләп үттеләр.
Йорт буенча өлкән Әлфия Блюхерова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, районаерҗе районы җитәкчелегенә һәм барлык төзүчеләргә "Безнең ишегалды"кебек мөһим программаны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде:
— Без Агерҗебез белән горурланабыз, башкалабыз белән горурланабыз һәм шәһәрнең матуррак булуын теләрбез, — дип ассызыклады ул.