Ленар Нургаянов тимер юлчылар белән очрашты

2025 елның 5 сентябре, җомга

Локомотив депосының кызыл почмагында корыч магистральләр активы белән эшлекле очрашу булды. Анда шулай ук депутатлар, локомотив депосы начальнигы Алексей Сизов һәм Горький тимер юлының Ижевск төбәге буенча инфраструктура Дирекциясе башлыгы урынбасары Разил Башаров катнашты.

- Бүген тимер юл-шәһәребезнең йөрәге, предприятиеләрдә 3500 кеше эшли. Һәм сезнең һәрберегез Агерҗе үсешенә зур өлеш кертә, - дип башлады чыгышын Ленар Фәридович.

Очрашуда муниципалитет башлыгы агымдагы елның 8 аенда башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәк чорга планнары белән уртаклашты, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу азагында тимер юлчылар ачык диалог өчен рәхмәт белдерделәр, районаерҗе районы үсешен югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International