Очрашуның төп моменты булып җирлек башлыкларының хисаплары һәм республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышу тора.
Авыл җирлекләре башлыклары халык алдында беренче яртыеллык эш йомгаклары турында хисап тоталар һәм киләчәккә планнары белән уртаклашалар. Хисапларда территорияләрнең социаль-икътисадый үсеше, башкарылган проектлар һәм үсеш перспективалары турында мәгълүматлар бирелгән. Төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка социаль ярдәм мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
Мондый очрашулар — турыдан-туры сораулар бирү һәм аларга җавап алу өчен менә дигән мөмкинлек. Халык белән сөйләшү безнең җирлекләрне тагын да яхшыртырга ярдәм итәр дип ышанабыз!
Барлык халыкны җыеннарда актив катнашырга чакырабыз.