Әгәр сайлаучы эшкә, укуга, ялга китүгә бәйле рәвештә тавыш бирү көнендә теркәлгән урынында булмаса, ул Татарстан Республикасы территориясендә булган урыны буенча тавыш бирә ала.
Моның өчен 10 сентябрьгә кадәр булган урын буенча тавыш бирү турында гариза бирергә кирәк. Гаризаны территория яисә участок сайлау комиссияләренә, КФҮЛӘРГӘ, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында бирергә мөмкин. Әлеге механизм бары тик Татарстан Республикасы башлыгын (Рәисен) сайлауларда гына кулланыла.
Җирле советлар депутатларын сайлауларда 3 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр вакытыннан алда тавыш бирергә мөмкин. Вакытыннан алда тавыш бирүне территория (3 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр) һәм участок сайлау комиссияләре (10 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр) үткәрә.
Сәламәтлеге, картлыгы йә каты авыруларны каравы аркасында тавыш бирү көнендә үз сайлау участогына килә алмаган сайлаучылар бинадан читтә тавыш бирә ала. Бинадан читтә тавыш бирү өчен участок сайлау комиссиясенә шәхсән, телефон аша башка затларның ярдәменнән файдаланырга кирәк.шулай ук өйдә тавыш бирү турында гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша бирергә мөмкин. Өйдә тавыш бирү дистанцион тавыш бирү дип саналмый. Бинадан читтә тавыш бирү турында гаризаларны 4 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Участок сайлау комиссияләренең эш вакыты, адреслары һәм телефоннары турындагы мәгълүматны Бердәм дәүләт хезмәтләре порталының «Бердәм тавыш бирү көне — 2025» бүлегендә, официальерҗе муниципаль районының рәсми сайтында белергә мөмкин. Сайлау комиссияләренең эше, тавыш бирү тәртибе турында мәгълүматны, башка сорауларны территория сайлау комиссиясенең 2-29-55, 2-15-61, 2-27-05 телефоннары буенча бирергә мөмкин.