14 сентябрьдә Татарстан Республикасы рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
Пред булачак сайлауларга әзерлек һәм аларның үзенчәлекләре турында район территориаль сайлау комиссиясе секретаре Лилия Шәрипова сөйли.
– Лилия Ринатовна, алда торган сайлауларга әзерлек ничек бара?
– Районда 45 сайлау участогы булдырылды, шулардан 29 – авылларда, 16 – шәһәрдә. Участоклар барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган: кабиналар, үтә күренмәле стационар һәм тавыш бирү өчен күчерелмә яҗәләр, сейфлар. Бөтен җирдә барлык кандидатлар турында мәгълүмат белән стендлар урнаштырылачак. Шунда ук бюллетеньнәрне дөрес тутыру үрнәге белән дә танышырга мөмкин булачак.
Сайлау комиссияләре составына нигездә тәҗрибәле кешеләр кергән, аларның күбесе өчен бу инде беренче сайлау кампаниясе түгел. Агерҗе районы территориясендә барлыгы 25 117 кеше сайлаучылар исемлегенә кертелгән, шулардан 13 399 кеше шәһәрдә һәм 11 718 кеше авылларда. Бердәм тавыш бирү көнендә барлык сайлаучылар да үз сайлау участокларына килерләр һәм актив гражданлык позицияләрен күрсәтерләр дип өметләнәбез. Сайлау участоклары сәгать 7 дән 20 гә кадәр ачык булачак.
- Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм нигезле сәбәпләр аркасында участокка килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү өчен шартлар тудырылачакмы?
- Бердәм тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссияләре әгъзалары кергән гаризалар буенча тавыш бирүне бинадан читтә уздырачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сайлаучының сәламәтлеге, картлыгы, якыннарын даими каравы нигезле сәбәпләр булып санала. Участок сайлау комиссияләре бинадан читтә тавыш бирү турында гаризалар кабул итә башлады инде.
Алар язмача да, телдән дә телефоннан кабул ителә. Гаризаны сайлаучы шәхсән үзе бирә ала йә башка затлар: туганнары, күршеләре, социаль хезмәткәрләр ярдәменнән файдалана ала. 5 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр мондый гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында да бирергә мөмкин.
Участок сайлау комиссиясендә бинадан читтә тавыш бирү турында гаризаларны 14 сентябрьдә 14 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Шулай ук район китапханәсе бинасында тавыш биргән сайлаучыларга да игътибар итәбез. Хәзер сезнең сайлау участогы Гагарин урамы, 68а адресы буенча урнашкан «Авангард " Яшьләр үзәге бинасында урнашкан. Телефон-24981