Бөтен республикадан иң көчле командалар арасында 2 нче мәктәп отряды, гомумкоманда зачетында икенче урынны алып, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Команданы әзерләүне педагог Ринат Вазихович Шакиров җитәкләде.
Балаларны югары казанышлары белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!