"Сезнең һәрберегезне 14 сентябрьдә бөтен гаиләгез белән сайлау участокларына килергә чакырам! Безнең республиканың ничек үсәчәге сезнең тавышлардан тора", - диде ул үз мөрәҗәгатендә.
14 сентябрь - бердәм тавыш бирү көне. Республикада Татарстан Республикасы рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлаулар узачак. Сайлау участоклары 7:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.
Карточкаларны укыгыз, якыннарыгызга һәм дусларыгызга җибәрегез. Килегез һәм яраткан республикагызның, туган районыгызның киләчәге өчен тавыш бирегез💚