Кадыбаш мәктәбе 600 мең сум грант отты!

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәктәп бөтен республика буенча иң яхшы егермелеккә керде👍
 

Коллективны чын күңелдән «мәктәптә физика-математика алгарышы»грантын алуга сайлап алуны уңышлы узулары белән котлыйбыз!

Бу зур казаныш — директор Рәшитова Фәния Харисовна җитәкчелегендәге педагогик коллективның югары белем һәм профессиональлек дәрәҗәсен ачык раслау. Сезнең уңышыгыз-тырыш хезмәт, максатчанлык һәм мәгариф эшенә тугрылык нәтиҗәсе.

Мондый мөһим проектта катнашу мөмкинлеге алу мәктәптә физика-математика белемен үстерү өчен яңа перспективалар ача. Бу укучылар өчен үзләренең потенциалын ачу, ә педагоглар өчен укытуда инновацион алымнарны гамәлгә ашыру өчен менә дигән мөмкинлек.

Кадыбаш мәктәбе коллективына киләчәктә дә белем бирүдә уңышлар, яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез! Бу грант үсеп килүче буынны тәрбияләүдә һәм мәгарифтә яңа үрләргә таба мөһим адым булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International