Әгерҗе районы республикада тәүлеклек сөт саву буенча 10 нчы урынны алды

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Бер сыердан уртача 28 килограмм сөт савыла. Район хуҗалыкларында тәүлеклек савым 70,3 тонна тәшкил итә👍

Иң күп сөт «Нәүрүз»ширкәтендә савыла. Аларда тәүлеккә 52 тонна сөт җитештерелә (узган елга караганда 14 тоннага күбрәк). «Наҗар» хуҗалыгында 4 тонна сөт савыла, бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсендә.

Сарсак-Омганың «Сәетов» крестьян-фермер хуҗалыгында һәркөнне 8,4 тонна сөт савалар (узган елның шушы чорына караганда 5,1 тоннага күбрәк).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International