Өлкәннәр көне декадасы дәвам итә

2025 елның 3 октябре, җомга

Пенсионерларны өйдә котлау – искиткеч гадәт

Администрация хезмәткәрләре өлкән буын вәкилләрен өйләренә барып бүләкләр тапшыру белән котладылар.

Рай район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшин Агерҗедә Ясминә Сәләх кызы Латфуллина һәм Татьяна Ивановна Сыркина янына барды.

Визитлар барышында күпьеллык хезмәтләре һәм җәмгыять үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Һәр ветеранга районаерҗе районы башлыгы Ленар Нургаяновтан бүләкләр тапшырылды. Өлкәннәрнең ягымлы күзләренә карап, аларның оптимизмына, үткән һәр көненә сөенә белүләренә хәйран каласың. Ветераннар көтелмәгән кунакларның игътибарына бик шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International