– Тау хәтле алтын бирсәләр дә мин тугыз ятимне болай карый алмас идем. Бу гаиләгә һәйкәл куярга кирәк, – дип соклануын белдерде.
Автомобиль ачкычын бүләк иткәндә сәхнәгә бөтен гаиләләре белән чыккач, зал Акбашевларны аягүрә басып алкышлады.
– Хөкүмәткә, “Лукойл“ компаниясе җитәкчелегенә рәхмәт инде. Хәзер кая гына җыенсак та, тугыз кызыбызны да алып барырга мөмкин. Ә без алар белән җәйләрен урманга җиләккә йөрергә, табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Ижауга циркка, зоопаркка бергәләп йөриячәкбез, – ди шатланып Шамил.
Акбашевлар гаиләсенең, кызларның хәлләрен даими белешеп торучы, ярдәм итүче район башкарма комитетының опека һәм попечительләр секторы баш белгече Айсылу Баһаутдиновага аеруча рәхмәтлеләр. Айсылу ханым бу юлы да Казанга аларны озата килгән иде.
– Тугыз ятим кызны тәрбиягә алган гаилә юк иде әле район тарихында. Үзем дә бу гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләргә сокланып туялмыйм. Аларга машина бирүләренә шатлануымның иге-чиге юк, – ди Айсылу ханым.