Агымдагы елның 13 ноябрендә 9.00 сәгатьтә Совет һәм Башкарма комитетның утырышлар залында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының III утырышы узачак.
Утырышның көн тәртибе:
2026 елга һәм 2027-2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы бюджеты проекты турында
«Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен төзү турында» Әгерҗе муниципаль районы Советының 28.10.2025 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында
2026 елга Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның Фараз планын (программасын) раслау турында
Утырышка район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, җәмәгать Советы әгъзалары чакырыла.