Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә явым-төшемсез.
Иртән һәм көндез кар, юеш кар, бозлы яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр ява.
Урыны белән томан, иртән һәм көндез аерым районнарда бозлавык.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка таба 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 м/с тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә -4..-6˚, иртәнгә кадәр күтәрелгәндә -1... 1˚.
Көндез һаваның максималь температурасы 1... 3˚.
Юлларда урыны-урыны белән бозлавык, иртән һәм көндез аерым участокларда көчле.