Агерҗе районының Кадыбаш мәктәбе үзенең уникальлеген һәм кабатланмаслыгын кабат раслый
6 класс укучысы Камил Рамазанов математика буенча Халыкара олимпиадада һәм 50 мең сум күләмендә "физика - математик алгарыш" грантында җиңү яулады! Укучыны җитәкче-Лилия Рәзин кызы Айдарова Әзерләде.
Халыкара дәрәҗәдәге югары нәтиҗә — талантны, хезмәт сөючәнлекне һәм максатчанлыкны лаеклы тану. Бу уңыш яңа интеллектуаль казанышлар юлында ныклы баскыч булсын. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, алдагы биеклекләрне кыю яулап алырга һәм яшьтәшләребезне үз үрнәгебез белән рухландырырга телибез!