Поликлиникада "Флюмамм" эшләвен дәвам итә

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Эш графигы: 21 ноябрьгә кадәр 08:00 дән 15: 00 гә кадәр.

Вакытында тикшерү мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз!

Барлык хатын-кызларны Агерҗе шәһәре, Гоголь ур., 6 адресы буенча тикшерүгә көтәбез

теркәү телефоннары номерлары: ️- 2-69-22, - 8(905)310-07-30

Белешмә өчен: Флюмамм - нурланыш диагностикасының күчмә аппараты.

Комплекс эчендә флюорография үткәрү өчен флюорограф һәм маммограф бар.

Флюорография үткәргәндә төрле үпкә авыруларына диагноз куярга була: гади бронхиттан алып үпкә ялкынсынуына, туберкулезга һәм үпкә рагына кадәр.

Маммография үткәргәндә хатын-кызларда сөт бизләре авырулары диагнозы куела, мастопатиянең төрле формаларын аерып карарга була һәм бу процедура хәтта башлангыч стадияләрдә дә сөт бизе яман шешен диагностикалауда алдынгы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International