Яхшы һава торышы һәм кар булмау хезмәтләргә декабрь башында зур күләмдәге эшләрне башкарырга һәм коммуникацияләрне яңарту процессын тизләтергә мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда Раис Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча масштаблы программа эшли башлады. Су үткәрү челтәрләрен яңарту - барлык муниципаль берәмлекләрдә халыкның тормыш сыйфаты турыдан-туры бәйле төп мәсьәләләрнең берсе.