Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елның 10 ноябрендәге 26-О номерлы боерыгы нигезендә Әгерҗе районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп Яппарова Лилия Дуфаровна билгеләнде.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре турындагы Нигезләмәгә ярашлы рәвештә, җәмәгать ярдәмчесенең төп бурычы муниципаль берәмлектә бала хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүгә җәмәгать контролен гамәлгә ашыру, әлеге мәсьәләләр буенча вәкаләтле вәкилгә үз вакытында хәбәр итү, шулай ук республика халкы арасында хокукый агарту уздыру.