Кировскидагы «Тирвас» чаңгы комплексы трассаларында аның тарихында беренче тапкыр чаңгы узышлары буенча Россия Кубогы Фосагросының беренче этабы старт алды.
Викерҗе спортчысы Виктор Иванов ирекле стиль белән 15 чакрымга шәхси узышта катнашты. Олимпия чемпионнары һәм дөнья чемпионнары белән ярышларда ул гомуми зачетта 9 нчы урынны һәм Татарстан вәкилләре арасында 3 нче урынны алды!👍
Викторга яңа җиңүләр һәм медальләр телибез!