Инвалидлар декадасы башлана

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларны инвалидлар декадасында төрле чаралар көтә:


3 декабрьдә район Мәдәният сараеның “Мечта“ студиясе артистлары  3нче мәктәптә “Әкияттә кунакта“ спектаклен тәкъдим итәләр. Шунда ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар ясаган рәсемнәрдән, кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырыла, тренинг, викториналар үткәреләчәк.

5 декабрьдә көндезге сәгать 1дә Мәдәният сараена “На краю стою“ фильмын карарга чакыралар.

6 декабрьдә сәгать 10да район Мәдәният сараенда физик мөмкинлекләре чикләнгән зурларны кызыклы чаралар көтә: иҗади остаханәләрнең мастер-класслары, шашка ярышы, вакансияләр ярминкәсе оештырыла, юристлар сорауларыгызга җавап бирәчәкләр. Шул ук көнне “Ровесник“ клубында инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен бәйрәм үткәрелә. 

10 декабрьдә “Мечта“ студиясе коррекцион мәктәп-интернат укучыларына “Волшебный колпачок“ спектаклен тәкъдим итә.

Декада барышында сезне район тарихы музеена кызыклы сәяхәт көтә. Инвалид балаларның өйләренә килеп хәлләрен беләчәкләр.

ИНВАЛИДЛАРГА – ТАШЛАМАЛАР

3 декабрьдә инвалидларга кайбер көнкүреш хезмәтләре дә ташламалы шартларда күрсәтеләчәк:

“Ева“, “Удача“, “Азинский“, “Булат“ сәүдә үзәгендәге чәчтарашханәләрдә инвалидларга – 50 процент ташлама.

Джаметов, Щетилин, Шакиров, Сырых автомастерскойларында май алыштыру, диагностикага да ташлама – 50 процент.

Дәүләтшин, Яушев аяк киемнәрен – 20, Матвеев 50 процент ташлама белән ремонтлыйлар.

Боталова, Егорова докуменка фотоларны ярты бәясенә ясыйлар.

Хуҗахмәтова, Шматова өс киемнәрен 50 процент ташлама белән төзәтеп тегәләр.

3 декабрьдә Альянс (телефоны 21300), Каскад (25000), Рэтрал (23000), Сокол таксилары (23800) инвалидларны шәһәр буенча 50 сумга йөртәчәкләр.

4-8 декабрьдә шәһәр мунчасында инвалидларга 50 процент ташлама.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International