Әгерҗедә шәһәребезнең төп чыршысын җыярга керештеләр!

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Озакламый шәһәрнең йөрәгендә бәйрәм утлары балкып торачак-Андрей Дарцаев җитәкчелегендәге "Энергосервис-Агерҗе" ҖЧҖ белгечләре Яңа ел гүзәлен монтажлауга керештеләр.

 

Димәк, Яңа ел инде бусагада! Бәйрәм көннәрендә безне бик күп вакыйгалар көтә: балалар һәм өлкәннәр өчен концертлар, күңел ачулар, мастер‑класслар һәм сюрпризлар.

 

Барлык чаралар турында без оператив рәвештә үзебезнең Max каналында сөйләячәкбез-бернәрсә дә калдырмас өчен анонсларны күзәтегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International