Сарсак-Омгада яшәүче Елизавета һәм Владимир КАСЬЯНОВЛАР гаиләсе өчен ноябрь ае аеруча истәлекле: шушы көннәрдә Елизавета Павловнага 75 яшь тулды, берничә көннән оныклары Павел армия сафларыннан кайта. Һәм иң мөһиме – аларга күптән көтелгән “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале тапшырылды.