Татарстан Республикасы бюджетыннан грант алуга конкурс нәтиҗәләре билгеле. Грант ТР Дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре өчен каралган иде.
«Таяныч һәм авторитет» номинациясендә район мәдәният йорты концертмейстеры һәм «Комеш телле гармун»халык гармунчылар ансамбле җитәкчесе Муллахмәтов Марат Альберт улы җиңү яулады.
Марат Альберт улын лаеклы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар һәм яңа зур казанышлар телибез!