“Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек“. Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала“ әсәрендәге бу сүзләрне Әгерҗедә яшәүче I группа инвалид Рәзилә апа ГАРИФУЛЛИНА бик еш кабатлый. Ул аларны тормыш девизы итеп алган дисәк тә ялгыш булмас.