Агымдагы елның 29 декабрендә 8.30 сәгатьтә Совет һәм Башкарма комитетның утырышлар залында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының V утырышы булачак.
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының «2025 елга һәм 2026-2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы бюджеты турында»гы 2024 елның 13 декабрендәге 42-3 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында
2. 2026 елга Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының эш планы турында
Утырышка район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый совет әгъзалары чакырыла.