Февральдә беренче ике атнада инде 147% айлык явым-төшем нормасы яуган. Коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли: юлларны, тротуарларны һәм ишегалды территорияләрен чистарту эшләре алып барыла.
Без халыкның мөрәҗәгатьләренә игътибар итәбез һәм аларны вакытында эшләргә тырышабыз. Мәсәлән, Әгерҗедә яшәүче Рената Нестерова Гоголь урамы, 3 йорт адресы буенча ишегалды территориясен чистартуны сорап мөрәҗәгать иткәннән соң, “Хәлим” КФХ хезмәткәрләре кирәкле эшләрне тиз арада башкарып чыктылар.
Аңлавыгыз өчен рәхмәт, урамнарда игътибарлы булуыгызны сорыйбыз!