Узган елда күпчелек күрсәткечләрнең уңай динамикасы сакланган.
Тулаем территориаль продукт күләме - 11,3 млрд сум, үсеш темпы 110%.
Үзләре җитештергән продукция, башкарылган эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр күләме якынча 6,3 млрд сум тәшкил итәчәк, бу алдагы ел дәрәҗәсеннән 9%ка артык. Сәнәгать җитештерүе индексы 106,3 % тәшкил итте.