Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге производствода зыян күргән гражданнарны транспорт чаралары белән тәэмин итүне дәвам итә. 20 февраль көнне 31 татарстанлы яңа автомобиль ачкычлары алды. Шуларның сигезенә LADA Vesta, егерме өченә LADA Granta автомобильләре бирелде.
"Транспорт чаралары белән тәэмин итү программасы - социаль гарантия генә түгел, бу - безнең уртак җиңүебез. Ерак араларны якынайту, тормыш шартларын җиңеләйтү, стереотипларны җиңү ул. Сезнең һәркайсыгыз өчен автомобиль - хәрәкәт итү чарасы гына түгел, көндәлек мәшәкатьләрне җиңү һәм ерак булып тоелган араларны якынайту өчен ышанычлы партнер да», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча исегезгә төшерә, автомобиль алу өчен нигез булып медик-социаль экспертиза учреждениеләре тарафыннан рәсмиләштерелә торган зыян күрүчене реабилитацияләү программасы тора. Белгечләр программада автомобиль белән идарә итәргә рөхсәт бирми трган медицина күрсәтмәсе булу-булмавын, шулай ук транспорт чарасының модификациясен һәм идарә итүнең кирәкле тибын күрсәтәләр.
Махсус автотранспорт алучының закон билгеләгән таләпләрне үтәргә тиешлеген ассызыклап үтәргә кирәк. Аерым алганда, гражданнар транспорт чараларын Дәүләт автоинспекциясендә билгеләнгән срокларда теркәргә тиеш. Җиде ел дәвамында автомобиль аның хуҗасы тарафыннан гына эксплуатацияләнергә тиеш, машинаны сату, бүләк итү яки башка затларга тапшыру рөхсәт ителми. Килешүнең әлеге шартлары үтәлмәгән очракта бирелгән автомобильнең эквивалент бәясе түләттрелә.
Куллану чорында автомобиль хуҗаларына берничә компенсация чарасы бирелә: кварталга бер тапкыр ягулык-майлау материаллары һәм техник хезмәт күрсәтү чыгымнары
өлешчә каплана, ОСАГО полисы бәясенең яртысы компенсацияләнә, эксплуатацияләү чорында бер тапкыр Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хисабыннан капиталь ремонт ясау мөмкинлеге бирелә. Җиде еллык срок тәмамлангач, медицина күрсәткечләре гамәлдә булган очракта, граждан яңа автомобиль алуга дәгъва итәргә хокуклы, аңа элек бирелгән транспорт чарасы инвалидның үз милкенә күчә.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).