Һәлакәткә – бер ел

2013 елның 13 декабре, җомга
Узган елның 15 декабрендә Җәлил бистәсенә ярышка барганда Әгерҗе хоккейчылары юл һәлакәтенә юлыккан иделәр. Фаҗигадә 11 яшьлек хоккейчы Никита Еремин һәм уллары белән ярышка барган 36 яшьлек Рауфан Галиуллинның гомерләре өзелде. Әлеге коточкыч фаҗигадән соң бер ел вакыт узды. Шул уңайдан 15 декабрьдә сәгать 10да Боз сараенда Никита һәм Рауфан истәлегенә Әгерҗе–Ижау командалары арасында хоккей турниры уздырыла.
   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International