Машинист көне узды

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

Сигез елдан соң Әгерҗедә Машинист көне узды.
Бу көнне Район Мәдәният сараена машинистлар, аларның ярдәмчеләре, гаиләләре килгән иде. Аларны Горький тимер юлының Ижау регионы буенча начальнигы Александр Лапшин һәм тимерьюлчыларның Ижау регионы буенча профсоюзлар рәисе уранбасары Игорь Кузнецов тәбрикләделәр. Иң алдынгыларга, ветераннарга, быел хезмәт елын башлап җибәргән машинист ярдәмчеләренә бүләкләр тапшырылды.

Тимерьюлчыларга мәктәптән тыш тәрбия үзәгенең “Росинки“ бию төркеме, Ижаудан “Мир иллюзий“ вокаль ансамбле артистлары җыр-биюләрен бүләк иттеләр.


http://www.agryz-rt.ru    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International