Туры эфирда – район башлыгы

2013 елның 20 декабре, җомга
19 декабрьдә  район башлыгы Валерий МАКАРОВ “Әгерҗе“ радиосында радиотыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирде. Район башлыгы иң элек узып баручы елда башкарылган эшләргә йомгак ясады, киләсе елга планнар белән таныштырды. Аннан соң Валерий Макаров радиотыңлаучылардан килгән сорауларга җаваплар бирде. Әгерҗелеләрне күбрәк торак-коммуналь хуҗалык, подъездларда чисталык, тәртип, тынычлык урнаштыру, урамнарны кардан чистарту, күпкатлы йортлар ишегалларында балалар мәйданчыклары төзү, урамнарны төзекләндерү мәсьәләләре борчый. Район җитәкчесе бу проблемаларның барысын да берьюлы хәл итү мөмкин түгеллеген билгеләп үтсә дә, аларны хәл итү юлларын эзләячәкләрен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International