– Без бозны елның-елында йә Иж елгасыннан, йә Яңавыл буасыннан алып кайтабыз. Быел егетләребез бозны Яңавыл буасыннан бензин пычкылары белән кисеп алып кайттылар. Монысы ир-егетләр эше булса да, бина тирәсен бизәүдән бер генә белгечебез дә читтә калмый, – ди “Нәүрүз“ ширкәте директоры урынбасары Айрат Салихов. Сыннарны ясау буенча үз хезмәткәрләре арасында бәйге дә оештыралар икән.
– Белгечләр төркемнәргә бүленә һәм нинди сын ясаячагын алдан ук билгеләп куя. Сыннар ясалып беткәч, нәтиҗә ясыйбыз. Гадәттә, дуслык җиңә, – ди ул.
Боз корылмалар эченә төрле төстәге кечкенә лампочкалар урнаштырылган. Кичен ут кабынуга, боз корылмалар төрледән-төрле төсләр белән тирә-юньне яктыртып тора. Ә корылма тирәсендә кардан ясалган яшел чыршылар. Һәр чыршы өстендә – лампа. Кар чыршылар гирляндалар белән дә уратып алынган. Ут кабынуга, бу тирә үзенчәлекле әкият шәһәрчеген хәтерләтә. Җем-җем килеп янучы яшел төстәге кар чыршылар аеруча матур. Ирексездән: “Кая барсам да озатып барыр карлы чыршылар“, – дип җырлыйсы килә башлый.
Кар сыннарыннан бераз читтәрәк Яңа ел гүзәле – зур чыршы басып тора. Ул: “Ә мин – кар чыршысы түгел, урманнан алып кайткан табигать гүзәле“, ди сыман горурланып. Бу чыршыда да нинди генә утлар юк! Җем-җем килеп янган утлардан күзләр камаша.