Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
2013 елның мөһим вакыйгалары
2013 елның 31 декабре, сишәмбе
Март аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, апрельдә Премьер-министр Илдар Халиков эшлекле визит белән Әгерҗегә килделәр.
• 23 июньдә Әгерҗе Универсиада утын каршы алды.
• Башкалабыз Казанда узган Универсиаданы әгерҗелеләр дә тамаша кылды.
• Әгерҗенең 75 еллык юбилее тарихка кереп калды.
• Баракта гомер кичергән 31 гаилә Ометов урамында төзелгән яңа йортка күченде.
• Кадыбаш һәм Бима җирлекләрендә участок вәкилләре өчен йортлар төзелде.
• Коррекцион мәктәп-интернат, Көчек, Салагыш, Красный бор мәктәпләренә капиталь ремонт уздырылды.
• Ямурза башлангыч мәктәп-балалар бакчасы капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты.
• Барҗы-Умгада фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.
• Күләгәштә яңа клуб ишекләрен ачты.
• Кадыбаш һәм Шаршады авыл җирлекләре, республика смотр-бәйгесендә җиңеп, “Нива“ машинасы белән бүләкләнделәр.
• Тугыз ятимне сыендырган Әгерҗедән Акбашевлар гаиләсен “Лукойл“ нефть компаниясе машина белән бүләкләде.
• ТАССРның атказанган табибы Иван Маненокка Красный бор участок хастаханәсендә мемориаль такта куелды.
• “Ел мәктәбе“ район бәйгесендә кадыбашлыларга тиңнәр булмады.
• “Ел укытучысы“ һәм “Ел тәрбиячесе“ район бәйгеләрендә 4нче мәктәп укытучысы Лилия Галиева, 6нчы балалар бакчасыннан Надеҗда Шлюгина җиңделәр. Ә “Елның иң яшь укытучысы“ исеменә 3нче мәктәптән Екатерина Шадрина лаек булды.
• Быел мәктәпне районда беренче тапкыр 17 укучы алтын медальгә тәмамлады.
• Аксакал язучыбыз Габдулла ага Галиев, 85 яшендә Казан федераль университетының Алабугадагы институтын тәмамлап, диплом алды.
• Тимер юл узелы хастаханәсе 85 еллык юбилеен билгеләп узды.
• Районда беренче тапкыр “Авыл егете“ һәм “Авыл кызы“ бәйгеләре оештырылды.
• Әгерҗенең яшь футболчылары Татарстан беренчелегенә узган ярышта чемпион булдылар.
• “Спутник“ хоккей командасы Татарстан беренчелегендә көмеш медаль яулады.
• Район башлыгы Кубогына унынчы тапкыр уздырылган милли көрәш бәйгесендә Исәнбай командасы җиңде.
• Район башлыгы Кубогына узган футбол бәйгесендә тимерьюлчылар командасы җиңү яулады.
• Беренче тапкыр якташыбыз, көрәшче Баян Шабаев истәлегенә узган бәйгедә 70 ир-егет бил алышты.
• Литвада кул көрәше бәйгесендә Әгерҗедән Ләйсән Гобәева – алтын һәм бронза, Көчектән Миләүшә Гыймранова ике көмеш медаль яулады.
• Татарстан беренчелегенә узган кул көрәшендә Әгерҗе командасы – беренче тапкыр абсолют җиңүче.
• Кул сугышында шөгыльләнүчеләр Санкт-Петербургта узган Халыкара Олимпиадада 29 медаль белән кайттылар.
• Туристик слетта “Нәүрүз“ ширкәте җиңде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз