Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Кыш бабай килә атка утырып
2013 елның 31 декабре, сишәмбе
“Быел Яңа ел Шылалыдан киләчәк икән, анда Фәнис атын
җигеп куйган инде, ышанмасагыз барып карагыз!”
Берничә кешедән шундый шаяру тонындагы сүз ишеткәч, оныгымны алдым да Шылалыга (ул Варкләд елгасының халыкча атамасы, шул ук вакытта Совет урамының түбән очы да) юл тоттым. Һәм Фәнис абый ИБРАҺИМОВның йорты каршындагы сыннарны күреп, бермәлгә телсез калдым. Юлга менә чыгам, менә чыгам дип ашкынып торган атның янына килеп җиткәч кенә кардан ясалган сын икәненә ышанасың. Чын яллар, койрыкларын җилгә җибәреп, нәрсәдәндер курыккандай колакларын шомартып, муенын бераз гына артка борган ат гел инде юлга чабып чыгар төсле. Артында ук кышкы йокысыннан уятканга ризасызлыгын белдереп, тешләрен ыржайтып соры аю сыны басып тора. Икесен дә Фәнис абый шундый оста итеп ясаган, теле ачылыр-ачылмас оныгым да, аю янына якын килергә курыкты, аңа карап: “Ам итә,” – дип куйды. Ат яныннан исә көчкә алып киттем үзен. Ул арада игътибарымны биеккә менеп баскан кәҗә сыны җәлеп итте. Ирексездән исемә Ринат Мөхәммәдиевнең “Ак кыялар турындагы хыял”ындагы Микәе килеп төште. Фәнис абый тудырган сын да, нәкъ Микәй кебек башын горур тотып, ерак офыкка төбәлгән.
Булса да булыр икән кешедә талант! Хәер, быел гына түгел, һәр елны шулай гаҗәпләндерә Фәнис абый үз осталыгы белән авылдашларын. Һәм һәр елда аның сыннары – Яңа елга багышлап уздырылган бәйгеләрдә беренче урында. Алай гына да түгел, ул ясаган ат сыны быел Әгерҗедә “Нәүрүз“ ширкәте каршысында да горур басып тора икән. Үз шөгыленнән тәм табып эшли оста. Төнге сменадан эштән кайткач, бераз булса да ял да итеп алырга да кирәк, хуҗалыкта да эше күп аның, берсеннән-берсе кечкенә оныкларга да азрак булса да күз-колак булырга кирәк. Ә ул барысына да вакыт таба. Баштарак кары яумый торгач, эче пошкан иде. Кыш үзенекен итте, алай гына да түгел, көне-көне белән буран сарган сыннарны чистартып торырга да туры килә. Карап-карап тора да берәр штрих өстәп аз гына үзгәртеп тә куя үзләрен. Рәссам күңелле кеше бит ул: Фәнис абый кәгазьгә дә бик матур итеп төшерә сурәтләрне. Укыган булса, нинди танылган рәссам йә сынчы чыгар иде икән үзеннән. Каннан киләдер инде: кызы Лилия белән улы Финәристә дә бар әтиләренең осталыгы. Ә хуҗа үзе генә эшләргә, әкияти сыннарны үзе генә иҗат итәргә ярата, алай да янында бабасының эшләгәнен сүзсез генә күзәтеп, вакыт-вакыт кечкенә көрәге белән үзенә кар китереп биргән оныгы Саматка сүз әйтми ул. Аңлата, күрсәтә. Кем белә, бәлки тиздән Самат ясаган сыннар да, йорт алдына басып, авылдашларын сәламләр.
Күрше киленнәре Ләйсәния белән Фәнсөя дә, Фәнис абыйларына ияреп, йорт алларына кардан-боздан матур сыннар коялар. Килен кешенең көндез эше күп була бит, ике күрше килене кичтән, баганадан төшкән ут яктысында, үзара киңәшеп тә, көнләшеп тә эшлиләр. Яннарында ярдәмләшеп йөргән балалары, ирләре белән бергә саф һавада рәхәтләнеп ял да итә алар. Фәнис абыйлары ясаган сыннар янынннан да әйләнеп киләләр. Ләкин кая инде ул аңа җитәргә! Әмма алар ясаганнары да берсеннән-берсе үзенчәлекле. Шул матур сыннарга карыйсың да, балаларча беркатлылык белән, Ләйсәниянең Кыш бабае белән Кар кызы урам буендагы сыннарны ияртеп, Яңа елны Фәнис абыйның Җирән кашкасында нәкъ менә Шылалыдан алып килеренә ышанасың кебек...
Вакыт табып, сез дә килеп карагыз әле авылдашымның берсеннән-берсе матур кар сыннарын, райондашларым.
Розалия Кәримова.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз