Быел Татарстанда социаль программаның яңасы старт ала

2014 елның 11 гыйнвары, шимбә
Республикада балалар сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлау белән шөгыльләнәчәкләр

  (Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 2014 елда авария хәлендәге торакларны бетерүгә юнәлдерелгән республика программасы буенча 529 торак йорттан анда яшәүчеләрне күчерү ниятләнә. Аларда 9464 кеше гомер итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Чара видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән бергә узды, аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

2014 елда социаль ипотека программасы буенча җәмгысе 6483 фатирлы 123 торак йорт тапшырылачак, торак йортларның гомуми мәйданы 383 мең кв метр тәшкил итәчәк, дип искәртте Ирек Фәйзуллин.

2014 елда, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү максатларына, 122 млн сум бүлеп бирелгән, 2015 елга 128,1 млн. сум карала. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры, чираттагы исемлеккә 824 гаилә кертелгән, ә 2014 елда аларның 45 ен торак белән тәэмин итү планлаштырыла, дип белдерде.

Республиканың 45 муниципаль районында “Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелеше, агымдагы һәм капиталь ремонт” программасы гамәлгә куелачак. Моннан тыш, универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше дәвам итәчәк. Бу программа шулай ук барлык муниципаль районнарда гамәлгә куелачак. 340,5 млн сумлык 177 спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла. 2014 елда Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлау буенча яңа социаль программа старт ала. Бу программаны финанслау күләме 100 млн. сум тәшкил итә. Быел 13 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлау ниятләнә. Министр булдергәнчә, балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлау программасы 2014 елның сентябренә төгәлләнәчәк.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, лагерьларны капиталь ремонтлауны шушы уку елы ахырына кадәр төгәлләү зарур, дип белдерде, чөнки сәламәтләндерү лагерьлары җәйге ялда балаларны кабул итәргә әзер булырга тиеш. Бу программаны гамәлгә ашыру өчен барлык көчне куярга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә кысаларында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев закон бозып рәсмиләштерелгән җир участокларын муниципаль милеккә кайтару эшләре турында доклад белән чыгыш ясады.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2013 елда агросәнәгать комплексы үсеше турында сөйләде. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 157 млрд сум тәшкил итә, шулай ук уңай динамика күзәтелгән муниципаль районнар турында да белдерде ул. Алар арасында – Тукай, Яшел Үзән, Азнакай, Әтнә, Әлмәт, Баулы һ.б. районнар бар. Артта калучылар – Чирмешән, Питрәч, Нурлат, Яңа Чишмә һ.б.

2013 елда Татарстанда җәй коры килүгә карамастан, республика авыл хуҗалыгы берләшмәләре кредит бурычының өчтән бер өлешен киметә алган, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International