Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Алар Рәсәйдә танылды
2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Узган ел Россия Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Халыкара сыйфат һәм маркетинг академиясе беренче тапкыр “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе“ конкурсы оештырган иде. Әлеге зур бәйгедә шәһәребезнең 2нче урта мәктәбе дә катнашты һәм лауреат исемен яулады.
Россиянең танылган академиклары, фән докторлары, профессорлары катнашындагы жюриның бу мәктәпне сайлап алуы очраклы гына түгел.
2нче шәһәр мәктәбе элек-электән районда иң дәрәҗәле уку йорты саналды. Татарстанның Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков, Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тотучы Татарстан идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев һәм башка бик күп танылган шәхесләрне тәрбияләп чыгарган бу мәктәп – элекке матур традицияләрен дәвам итеп, мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны тормышка ашырып, заман белән бергә атлап, киләчәкне күздә тотып эшләүче мактаулы коллектив. Бишенче ел инде кадетлар тәрбияләүче мәктәпнең укыту-тәрбия эшендәге уңышлары бихисап: район һәм республика олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүләр, район һәм шәһәр күләмендәге чараларда актив катнашулар – болар барысы да иҗади эзләнеп эшләүче тынгысыз педагогик коллективның хезмәт җимешләре. Узган уку елында биш укучының мәктәпне медальгә тәмамлавы да – шуның ачык бер мисалы.
Мәгариф эшчәнлегендә аеруча яхшы нәтиҗәләргә һәм уңышларга ирешеп, “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе“ исемлегенә кергән бу мәктәп алтын медальгә һәм Дипломга лаек булды. Мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллин “2013 ел директоры“ дигән мактаулы билге белән бүләкләнде. Әлеге олы бүләкләрне район хакимиятендәге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәктәп директорына район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев тапшырды. Район башлыгы Валерий Макаров та мәктәп коллективына котлауларын җиткерә һәм киләчәктә дә бу мактаулы исемгә лаек булып эшләүләрен тели.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз