...Кулларыннан могҗиза тудыручы осталар күп бездә. Әмма алар тагын да күбрәк булсын иде. Кемнәр бу бәйгегә катнашырга өлгермәгән, Ат елында алардан да могҗизалар көтәбез.
Җиңүчеләр
“Яңа ел әкиятендә кунакта“ номинациясендә “Нәүрүз“, “Агро-Кама“, “Агро-Престиж“ ширкәтләре, район электр челтәре, “Водоканал“ ширкәте – I-III урыннарда.
“Кышкы бизәкләр“дә җиңүчеләр 7нче, 9нчы балалар бакчалары, 2нче мәктәп.
“Карлы шәһәрчек“ номинациясендә М.Горький урамы 7нче йортта яшәүчеләргә тиңнәр булмады. Ринат Шиабетдинов җитәкчелегендә бу йортта яшәүчеләр җәен дә подъездлар алдын гөлбакчага әйләндерәләр. Ә Яңа елга әлеге йорт алдына куелган чыршылар һәм аларда балкучы утлар һәркемне үзенә дәшеп тора.
Утырыш чакырыла
Агымдагы елның 15декабрендә 9.00 сәгатьтә Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының IV утырышы уза.