Әгерҗе муниципаль районында гражданнар җыелышы быел да иң беренче булып Иске Эсләк авыл җирлегендә башланып китте. Җирлекнең ике авылы Үтәгән һәм Иске Эсләк авыллары халкы җыелган залда авыл җирлеге башлыгы Галимҗан Гайсә улы Мулләхмәтов очрашуда катнашучы район вәкилләре белән таныштырды. Җыелышның көн тәртибен билгеләгәннән соң, отчет доклады тыңланды. Авыл башлыгы 2013 елда планлаштырган эшләрнең үтәлешенә йомгак ясады. Бюджет үтәлеше, җирлектә булган үзгәрешләр-яңалыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе хакында сүз барды. Җирлектә 2 сугыш, 52 хезмәт ветераны яши. Аларга игътибар җитәрлек, тормыш-көнкүрештә булган сораулары уңышлы хәл ителә, диде Галимҗан Гайсә улы. Халыктан сөт җыю уңышлы бара, сөтнең литрын 10 сум 68 тиеннән тапшыралар.
Очрашуда катнашкан район Башлыгы урынбасары Р.Т.Нурисламов район күләмендә барган программалар, узган елда үтәлгән чаралар, 2014 елга билгеләнгән эшләр хакында сөйләде. Иске Эсләк авыл җирлегенең уңышларына тукталып, узган елда авыл җирлегенең 1 миллионлык грант отуы, Нива автомашинасы белән бүләкләнүен ассызыклап үтте.
Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Г.Гатауллин шушы өлкәгә кагылган мәьәләләр турында сөйләгәндә, Иске Эсләк авыл җирлегенең актив эшләве, ирешелгән уңышларда лаеклы өлеше булуын әйтеп узды.
Бу очрашуда халыкны район пенсия фонды һәм социаль яклау идарәсе белгечләре Закирова Э.Д., Гобәева Г.В. кабул иттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр.