Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гибадуллина Райлә Рәвил кызы җитәкчелегендә укучылар Әгерҗе районы Ямурза авылында гомер кичерүче 80 яшьлек тыл ветераны Шаймухаметова Рәйсә Ризван кызында кунакта булдылар.Рәйсә апага укучылар сораулар бирделәр, ә ветеран барысына да матур итеп җавап бирде.
Сугыш елларында башкарган хезмәтләрен сөйләгәндә күзләренә яшь килде. Исмагилова Эльвина, Мухаметзянова Айзилә, Гибадуллина Адиләләр Рәйсә апаның һәр сөйләгәнен бирелеп тыңладылар. Рәйсә апаның күкрәге тулы орден һәм медальләр иде.Аңа бирелгән почет кагәзьләрен, рәхмәт хатларын, грамоталарын укучылар бик кызыксынып карадылар. Ветеранның сөйләгәннәрен тыңлаганнан соң, чәй өстәле артында гөрләштек. Укучылар аңа теләкләр язылган открытка һәм чәйгә бик тәмле конфетлар бүләк иттеләр.
Рәйсә апаның күңеле булып, безгә зур рәхмәтләр әйтеп озатып калды.
Гибадуллина Р.Р.