Җитәкчегә соравым бар

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Район башлыгы Валерий Макаров “Әгерҗе хәбәрләре“ битләрендә “ҖИТӘКЧЕГӘ СОРАВЫМ БАР“ дигән рубрика ачарга дигән тәкъдим белән чыкты.

Узган ел район хакимиятенә 1269 кеше төрле мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иткән. Райондашларыбызның күбесен  тузган торак,  торак-коммуналь хуҗалык, урамнардагы юллар проблемалары борчый. Кайчак гади халык урыннардагы түрәләрдә соравына җавап тапмыйча, яклау өмет итеп район үзәгендәге җитәкчеләргә килергә мәҗбүр була. Ләкин  һәркемнең дә, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең һәм инвалидларның Әгерҗегә килергә еш кына мөмкинлеге булмый. Ә хәзер сез соравыгызны район газетасы редакциясенә почта аша яки  agr-vesti@mail.ru электрон адресыбызга юллый аласыз. Без исә аларны җитәкчеләргә җиткереп, җавапларын газета аша яки шәхсән үзегезгә җиткерербез. Ләкин шунысын искәртәбез: аноним хатлар яки кемгәдер яла ягулар кабул ителми. Соравыгызны ачык һәм төгәл итеп язарга тырышыгыз, исем-фамилиягезне, адрес һәм телефоныгызны язарга онытмагыз.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International