Чүп савытлары артында .... мәет

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Эчке эшләр бүлегенең Әгерҗе районы дежур бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, узган атнада районда административ хокук бозулар, җинаятьләргә кагылышлы 107  хәбәр теркәлгән.


Түбәндәге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган:


12 январьда гражданин З. гражданин Н.ның өеннән серле рәвештә 26000 сум акчасын урлап  алып чыгып китә.


Гражданин Д. 2011 елның 29 июненнән алып 2014 елның 16 январена кадәр балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән качып йөри. Нәтиҗәдә аның бурычы 352 мең сумга җыелган.


17 январьда билгеле булмаган берәү гражданин С.ның 5 мең сумлык велосипедын урлап алып чыгып китә.


Шул ук көнне Әгерҗедә берәү, күпкатлы йорт ишегалдындагы автомобильнең ян тәрәзәсен ватып, антирадар һәм видеорегистраторын урлый.


19 январьда күпкатлы йортлар арасында урнашкан чүп савытлары артында гражданин П.ның мәете табыла.  


Узган атнада 6 кинәт үлү, 2 дарудан агулану, 5 юл-транспорт һәлакәте (шуның берсендә зыян күрүче бар), 2 телефон урлау, 2 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Өч мәет табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International