Билгеләнү

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
ШАКИРОВ Фәнис Фидаил улы “ Төзелеш идарәсе“ муниципаль унитар предприятие директоры итеп билгеләнде.

Фәнис Шакиров 1974 елда Казан шәһәрендә туган. Урал академиясенең Ижау филиалында менедҗер һәм дәүләт муниципаль хезмәте җитәкчесе белгечлегенә укыган. 2003 елдан Әгерҗедә “Булгар-икмәк“ ширкәте директоры урынбасары, аннан соң әлеге коллектив җитәкчесе булып эшләгән.

Фәнис Шакиров җитәкләгән “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе шәһәрне төзекләндерү, чүп түгү, урамнарны кардан чистарту белән шөгыльләнә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International