Әгерҗедә яшәүче спорт ветераны Мария СТЕСИКОВАны стадионнан башка күз алдына да китереп булмый. Елның нинди фасылы булуга карамастан, ул биредә сәламәтлеген ныгыта. Бәлки ышанмассыз да, ул хәзер урамда чатнама суык булганда да стадион буенча бер әйләнеш ясый... яланаяк. Аны әйләнү өчен якынча дүрт минут вакыт кирәк.
– Минем бу халәтемә кешеләр төрлечә карый. Кайберәүләрдән хәтта “бу апаның башы киткән бугай“ дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Ә менә стадионда шөгыльләнүчеләрнең миңа карата “Афәрин!“нән башка сүзләре юк. Стадионда йөгерүче яшьтәшләрем кәефне күтәреп җибәрердәй сүзләр әйтәләр, хәтта кайберләре шаярып итекләрен дә тәкъдим итәләр, – ди Мария Максимовна.
Спорт ветераны иң элек разминка ясады. Балалар тау башында рәхәтләнеп аны күзәттеләр. Таудан шууны бөтенләй оныттылар алар. Шунда бер кыз:
– Мин бу апаны беләм. Ул көн саен биредә шөгыльләнә, – дип куйды.
Аннан түзмәделәр, малайлар-кызлар Мария Максимовна янына йөгереп килделәр. Ә ул балаларны кызыктыра да башлады:
– Карагыз әле, мин ничек кар белән битемне, суставларны ышкыйм...
– Ә кар эченә сикерәчәксезме? – дип түземсезләнеп сорыйлар балалар.
– Әлбәттә!
Соңыннан Мария Максимовна күнегүләргә күчте. Балалар да азартка кереп киттеләр, һәр күнегүне аның артыннан кабатлый башладылар. Ә ул карга “егылгач“, балалар да – аның артыннан. Дөрес, алар өс киемнәрен салырга кыймадылар.