– Балалар бакчасында 30 бала тәрбияләнә. Киләчәктә дә бакча яшендәге балалар кимемәячәк. Моннан 30 ел элек ачылган бакча бик күп төзекләндерү таләп итә. Бу эшләрне башкаруга без Сезнең ярдәмгә өметләнәбез, – диде Фәнил Сираев район җитәкчесе Валерий Владимировичка мөрәҗәгать итеп. Җыелыштан соң җитәкчеләр, бакчада булып, аның торышы белән таныштылар.