Ленинград блокадасына – 70 ел

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
27 январьда илебез халкы Россия тарихында 862 көнгә сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан саналган Ленинград чолганышы өзелүнең 70 еллыгын билгеләп узды.

Ленинград блокадасы вакытында ике миллионнан артык кешенең гомере өзелә.

Яңа Акхуҗада яшәүче Зариф ага Мөхәммәтдиновка да әлеге блокаданы өзүдә катнашырга туры килә. Бу көннәрдән соң 70 ел вакыт узса да, андагы коточкыч хәлләрне Зариф ага бүген дә күз яшьләрсез генә сөйли алмый.

Дәһшәтле сугыш юлларын узып Берлинга кадәр барып җиткән мөхтәрәм ветераныбызны шушы көннәрдә район җитәкчелеге белән очрашу көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International