Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Суык бабай битне чеметә
2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Узган җомгада башланган салкыннар тәкем үзәккә үтте.
Быел кыш бик җылы, салкыннар кайчан булыр икән дип йөри идек, менә сиңа, мә! Суык бабай безнең якларга да килеп җитте һәм әле китәргә дә уйламый. Узган җомгада да ук температура минус 30 тирәсендә тирбәлә башлаган иде. Якшәмбе иң салкын көн булды. Бу көнне Исәнбай һәм Яңавылда температура хәтта 41 градуска кадәр төште, диделәр. Дүшәмбе Девәтернә, Иске Эсләктә минус 38 градус булган. Сишәмбедә исә Красный борда, Көчектә минус 30 градус дип хәбәр иттеләр. Әгерҗедә дә иртәнге биштә 33 градус салкын иде.
– Температура түбән булгач, башлангыч сыйныфларда укулар туктатылды. Әмма укырга килгән балаларны кире өйләренә кайтарып җибәрмибез, дәресләр уздырабыз. Ә аннан соң кечерәк балаларны йә әти-әниләр үзләре каршы ала яисә укытучылар өйләренә озата. Салкыннан куркып тормадылар, дүшәмбе һәм сишәмбе 9 һәм 11 сыйныфлар сынау формасында бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшырдылар, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.
Әгерҗедә бердәм диспетчерлык хезмәтенә фатирларында суык дип мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан бу көннәрдә. Дүшәмбе – дүрт, сишәмбе ике кешедән шундый мөрәҗәгать алынган.
– Гагарин урамындагы 4нче йортта яшәүчеләр фатирларында 18-19 градус кына дип шалтыраттылар. Бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз, – ди “Идарәче компания“ ширкәте җитәкчесе Рөстәм Вәлиев.
Суык бабай битне чеметсә дә, бу көннәрдә өшеп ашыгыч ярдәм чакыртучылар, хастаханәгә эләгүчеләр булмаган.
Атна ахырына кадәр температура 27-33 градус булачак. Калынрак киенегез, урамда озак йөрмәгез дип киңәш итәбез. Синоптиклар киләсе дүшәмбегә 19-20 градус булачак, диләр.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз