Татарстанда 13 кеше өшеп үлгән – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

Көчле суыктан 427 кеше зыян күргән, шул исәптә – 8 бал.

 (Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Юлия Ревина). Көчле суыктан 427 кеше зыян күргән, шул исәптә – 8 бала. Бу сәбәпләр буенча 119 республикалы, шул исәптә бер бала хастаханәгә озатылган. Суд-медицина экспертизасы мәгълүматларына караганда, аномаль суыкларда 13 кеше үлгән. 30 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча медик-социаль нәтиҗәләр турында ТР Хөкүмәт йортында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең бүгенге утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов белдерде.


Аның сүзләренә караганда, вәзгыять начарланган һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракка медикаментлар, шулай ук аяк-кулларын өшеткән кешеләрне дәвалау өчен хастаханәдә урыннар билгеләнгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һава шартлары начарланган очракта аэропортларда, автомобиль бөкеләрендә һәм башка кешеләр күпләр җыелган урында медицина бригадалары кизүен оештырырга әзер.


Фатыйхов, шулай ук, зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм чараларын да искәртте: җылы коры ятьмә белән төрү, коры җылы бинага кертү, җылы эчемлек бирү зарур. Кайнар һәм җылы ванна кабул итү тыела, чөнки шок хәленә һәм үлемгә китерергә мөмкин, дип ассызыклады министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International