Мәскәүдә татар җәмгыяте тарихы һәм мәдәниятенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

Кичә ахырында татар композиторларының музыкаль әсәрләре яңгыраячак.


 (Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). 7 февраль көнне 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең Бауманская урамы, 58/25 йорт адресы буенча урнашкан Н. А. Некрасов ис. китапханәдә Шәмси Асадуллаевның тууына 100 ел тулуга багышланган “Над белокаменной Москвой плывет месяц золотой” исемле әдәби-музыкаль кичә узачак. Очрашу Мәскәүнең татар җәмгыяте тарихы һәм мәдәниятенә багышлана.


Мәскәүнең татар җәмгыяте тарихы һәм мәдәнияте турындагы лекция белән педагогия фәннәре кандидаты Марат Сәфәров чыгыш ясаячак. Ул Мәскәү татарлары тормышының төрле этаплары, алдынгы мәдәният эшлеклелеләре, тарихта үз эзен калдырган кызыклы шәхесләр турында сөйләячәк.


Ерзин, Кастров, Бурнашев кебек сәүдәгәрләр һәм Агеев, Шәмсетдинов кебек Мәскәү имамнары династияләренең гаилә архивларыннан уникаль фотографияләр күрсәтеләчәк.


Марат Сәфәров аерым игътибарны Шәмси Асадуллаев йортына юнәлдерәчәк. Ул – Мәскәү татарларының мәдәни һәм рухи тормышлары алып барыла торган урын.


Чара барышында үзеннән соң кабатланмас истәлекләр калдырган татар җәмгыятенең иң өлкән әгъзасы Рауза Кастровага (1911-2012) багышланган 20 минутлык фильм тәкъдим итү дә каралган.


Кичә ахырында татар композиторларының музыкаль әсәрләре яңгыраячак.


Н. А. Некрасов ис. үзәк универсаль фәнни китапханәсе фондындагы китаплардан күргәзмә дә оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International