Илдар Халиков: “Җир участокларының кадастр бәясе кимүе белән килешә алмыйбыз”

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

Премьер-министр, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсе өстендә нәтиҗәле эшләгәннәре өчен, министрлык вәкилләренә рәхмәтен белдерд.


(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Җир участокларының кадастр бәясе кимүе турындагы суд дәгъвалары һәм банкротлык процедураларында намуссыз конкурс идарәчеләре булуы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына хәл итәргә кирәк булган төп проблемалар булып кала. Бу хакта бүген министрлыкның йомгаклау коллегиясендә катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Утырышта 2013 нче елгы эшчәнлекнең төп йомгаклары һәм хәл итәсе бурычлар турындагы доклад белән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев чыгыш ясады.


  Азат Хамаев проблемаларның берсенә тукталып, дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә күп кенә төзелеп бетмәгән объектларда төзелешне тәмамлау яки капиталь төзекләндерүне финанслау мәсьәләләренең хәл ителми калганын билгеләп узды. “Елдан-ел аларның торышы начарлана, аларның инвестицион яктан кызыклылыгы кими”, - диде министр һәм якын арада аларның язмышын хәл итәргә кирәклеген әйтте. Я төзеп бетерергә, я сатарга... Бу мәсьәләне Илдар Халиков шәрехләп үтеп, 2014 нче елның беренче кварталында тармаклар һәм муниципаль берәмлекләр күзлегеннән карап, дәүләт һәм муниципаль милек мәйданнарын тулысынча тикшерүне башкарырга йөкләде. “Файдаланылмаучы һәм нәтиҗәсез кулланылучы җирләр бип күп очрый”, - дип белдерде ул.


 Хөкүмәт башлыгы чыгышында Бөтендөнья җәйге Универсиадага берничә елга сузылган әзерлек барышында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының да үз өлешен кертүен билгеләп үтте. Премьер-министр, узган елгы коллегия утырышында куелган бурычларны хәл итүгә ирешкәне өчен, министрлык хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде. 


“Дәүләт милке керемлелеген арттыру юнәлешендә эшне дәвам иттерергә кирәк. Бу мәсьәләдә потенциал югары дип саныйм”, - дип хәбәр итте Илдар Халиков.


Премьер-министр билгеләп үткәнчә, дәүләт катнашы булган акционерлык җәмгыятьләре белән идарә итү сыйфатын арттыру мәсьәләсе шулай ук зур әһәмияткә ия, шул исәптән, моңа директорлар советы әгъзаларын укыту һәм башка мәсьәләләр дә керә.


Илдар Халиков әйтүенчә, банкротлык процедураларында республика мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсе проблемалы булып кала бирә. “Бу мәсьәләдә безнең мактанырлыгыбыз юк. Бездә һаман да бөлгенлекнең идарәгә буйсынмый торган процедуралары бар”, - дип белдерде ул. Аның сүзләренә караганда, моңа аеруча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә юл куярга ярамый. “Процесста намуслы, үз эшенә игътибар белән караучы идарәчеләр генә булырга тиеш, намуссызлык күренешләренә юлыккан очракта, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.


Хөкүмәт башлыгы игътибарны юнәлткән сорауларның тагын берсе – җир участокларының кадастр бәясендә бәхәслелек. “Йөк әле һаман бер урында – без әлегә бу мәсьәләне хәл итмәдек. Чишелеш юлын табып булмауга ышанмыйм. Базардагы намуссыз катнашучыларның бәяне алдан уйлап киметүе белән килешә алмыйбыз”, - диде ул. Җир биләмәләренә кадастр бәясе кимүе проблемасы аеруча нык кагылган шәһәр һәм шәһәр яны районнары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, бу күренешнең муниципаль салымнар кимүенә йогынты ясавын искәртеп узды. Илдар Халиков фикеренчә, бәлки бу мәсьәләдә башка төбәкләрдәге уңай тәҗрибәне өйрәнү комачауламас иде.


  Премьер-министр күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирү буенча эшчәнлек өчен министрлыкка рәхмәтен ирештерде. Аның әйтүенчә, Россиядә бирелгән җир участогының һәр дүртенчесе Татарстанга туры килә. Министрлык белгечләренә йөкләмә зур булуга карамастан, алар бу эшне уңышлы башкара, ди ул.


Илдар Халиков куйган бурычларның тагын берсе законсыз рәсмиләштерелгән җир биләмәләрен кайтаруны дәвам иттерүдән гыйбарәт. Ул ассызыклаганча, бу мәсьәләдә Казанның күршеләр ярдәмен җәлеп итү буенча тәҗрибәсе шактый файдалы. Ул 16 муниципаль районда законсыз төстә җир рәсмиләштерү белән бәйле 242 очрак теркәлүен билгеләп узды.


Премьер-министр республикадагы “Иннополис”, “СМАРТ Сити Казан” проектларына тукталып, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының да аларның уңышлы төстә гамәлгә ашырылуына ярдәм итәргә тиешлеген әйтте.

 

Чыгышын тәмамлап, Илдар Халиков министрлыкның аеруча зур казанышларга ирешкән хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International